«Шәмне кабыз!»: хәтер акциясе (12+)

3 сентябрь Россия календаренда Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләнгән. Беслан һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә булган башка терактлар корбаннарын искә алып, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Буревестник» яшьләр һәм яшүсмерләр клубы белән берлектә хәтер акциясе үткәрде.

Акция памяти Зажги свечу
IMG_20210903_155833
epHbR2x-ZJA
IMG_20210903_153724

Китапханәчеләр «Шикле әйберләргә юлыкканда, террорчылык акты вакытында яки куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга?» дигән белешмәлек таратты, балаларга Россия территориясендә булган фаҗигале вакыйгалар, терактлар турында сөйләделәр.

Очрашу азагында шәмнәр кабынды һәм катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: